Яңача Хатико: Тугры эт үлгән хуҗасын көтә
Кытайда эт менә инде 80 көн хуҗабикәсен һәлак булган урынында көтә. Август ахырыннан маэмайны Эчке Монголия автоном районының Хух-Хото шәһәрендә юл буенда күрәләр. “Этнең монда торуына тиздән 3 ай тула. Ул гел монда. Кояш кыздырса да, яңгыр явып торса да. Бу шулкадәр тетрәндергеч”, - дип сөйли журналистларга таксист Го Синьхуа.